Осенний праздник «Сомбелэ»

Максат:

1. Балаларның көз, уңыш, яшелчәләр турында белемнәрен киңәйтү;

2. Татар бәйрәмнәренең матурлыгын күрсәтү;

3.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт уяту

Җиһазлар: яфраклар, миләш һәм балан тәлгәшләре; кишерләр, алма; кызыл, кызгылтсары, яшел, сары, зәңгәр шарлыр, «Тылсымлы таяк», туп, гөмбәләр, рәсемнәр. Зал көзге яфраклар, миләш , балан тәлгәшләре белән бизәлә. Өстәлгә табигый материаллардан, көзге уңыштан кургәзмә оештырыла.

Бәйрәм барышы

Күңелле көй яңгырый.

Ведущая: Что за гости к нам спешат
С только маленьких ребят?
Становитесь все сюда
Все на месте?
Дети: Да-да-да!

Алып баручы:

«Хәерле көн» җыры. Бокова Софья

-Хәерле көн, хөрмәтле дуслар!

Һәммәгезгә, һәммәгезгә,

Олыгызга кечегезгә.

Яшегезгә, картыгызга,

Эштә уңган, хезмәт сөйгән

Кадерле әти-әниләребезгә,

Кунакларга, дусларга!

Исәнмесез! Исәнмесез!

Елның сихри фасылында- көн белән төн тигезләшкән вакытта татар халкы «Сөмбелә бәйрәмен үткәргән.Ул- көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.«Сөмбелә»- башак дигән сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр эшкә уңган кызны Сөмбелә дип йөрткәннәр.

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

Ал. баручы: Көз, көз кил әле!

Көй уйный. Төлке керә.
Төлке: Көз-силу килгән ерактан,

Нәрсә генә алмаган!

Нинди бүләк кирәклеген

Әйтмәсәң дә аңлаган.

Каеннарга-сары яулык,

Миләшкә — муенсалар,

Чиягә көрән алкалар

Бигрәк килешеп торалар

Минем күлмәгем дә көз кебек кызгылтсары төстә.
Нишләп соң әле бик күңелле соң сездә?
Ал. Баручы: Безнең «Таңкай» балалар бакчасында көзге бәйрәм.Балалар көзне көтәләр. Аның белән бергә уйнарга, җырларга бик телиләр.Син аны күрмәдеңме?
Төлке: Аңлашылды, аңлашылды. Ә мине бәйрәмгә дә чакырмаганнар. (Үпкәли).
Ал.баручы: Син нәрсә инде, төлке дус. Без сиңа бик шат. Рәхим ит безнең бәйрәмгә!

Төлке: Шаярырга, көлергә мин бик яратам. Әгәр дә сез көзне бик нык көтсәгез, сезгә минем дусларымның биремнәрен үтәргә туры килер. Төрле төстәге шарларны җыеп бетергәч, көз килер. Киттек сәяхәткә. Хәерле юл.
«Күңелле сәяхәт» җыры.

Иртәдән үк уянып,

матур уйлар уйлап.

Сәяхәткә юнәлдек

Туган яклар буйлап.

Кояшлы юлларыбыз,

Алда күпме кызык.

Очып барасы килә,

Кошларны да узып.

Әй, рәхәт барулары

Дуслар белән бергә!

Күңелле сәяхәткә сәяхәткә

Әйдә син дә, син дә.

Күл буйларын урадык,

Болыннарда йөрдек,

Җиләк белән сыйландык

Урманнарга кереп.

Күргән шикелле булдым

Бары бүген, бүген.

Нинди матур икән бит

Туган яклар безнең

Илфар:

Көзге табын- бай табын

Кыяр, карбыз һәм кавын.

Телем-телем теленгән,

Өем-өем өелгән.

Полина:

Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле, бик шат без.

Лиза:

Бүген бездә матур бәйрәм

Бүген бездә көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең бу зал.

Куян: Ә минем янда сезгә шигырь сөйләргә кирәк.

Ал.баручы: без «Винегрет» дигән скетч күрсәтербез.

Бакчада өстәл. Уенчыклар. Малай уйнап утыра.

Әби тавышы ишетелә: -Улым, ашарга кирәк.

МАЛАЙ: И, шушы әбине, бигрәкләр дә борчыла инде, минем өчен.

Әби керә. Кулында винегрет.

ӘБИ: Менә, улым, ашап кара әле. Витаминнар бик күп монда , ашап бетерсәң, үсеп тә китәрсең.

МАЛАЙ: Хәзер, әбием. Витамины булмаса, ашамыйм…(болгатып карый, борчак таба) Ә-ә, менә нинди зур витамин (каба). Тфү, тфү.борчак бит бу, витамин түгел, тагын алдагансың инде, әбием.

ӘБИ: Ну, шушы киребеткән малайны. Һәр ризыкның үз витамины бар бит инде. Әйбәтләп кенә утыр да аша, аның чөгендере, суганы, кишере, барсы да витамин инде. (китә)

МАЛАЙ: Аңламассың шушы зурларны. Витамин да витамин диләр. Бер витамин да юк монда. Менә бусы чөгендер, бусы кишер, бусы суган — фу исе, ашамыйм.( сикергәләп йөри) Әби-әби винегретта Бик күп, дидең, витамин. Ашап карадым, эчендә Витамин юк бит аның.

Төш күрә. (Музыка. Бии, бии яшелчәләр керә. )

Борчак: Борчакларым бигрәк матур

Охшаган витаминга

С витамины күп була

Яшелрәк чагымда.

ЧӨГЕНДЕР: Чөгендерем бигрәк тәмле

Кан составын яхшырта

Глюкоза, витаминнар,

Бар минем составымда.

КИШЕР: Витамины күп булмаса

Ашар идеме, куян.

Җитез, шаян булу өчен

Килә, дисез, көч каян?

КӘБЕСТӘ: Кәбестәдә бик күп була

Витаминның һәр төре.

Кәбестәне әрәм итмә,

Алтын кебек бөртеге.

БӘРӘҢГЕ: Бәрәңге, бәрәңге

Бәрәңгене күр, әле.

Апельсинныкыннан да күп

Витаминнар күләме.

КӨНБАГЫШ: Көнбагышның маенда

Е витамины бик күп.

Яшәрепләр китәрсең

Төшен ашасаң бик күп.

СУГАН: Исем тәмсез булса да

Сугандай дару сирәк

Салкын тисә, тизрәк,

Суган ашарга кирәк.

САРЫМСАК: Грипптан котылырга

Сарымсак ярдәм итә.

Барлык витаминнан ул,

Склад хасил итә.

БАРЫСЫ БЕРГӘ: Балаларга үсү өчен

Сәламәт булу кирәк

Безнең белән дус булсагыз.

Үсәрсез сез тизрәк. (укучылар чыгып китәләр)

МАЛАЙ УЯНА: Төшемме соң бу, өнемме? Әллә чыннан да, витамин бар микән бу яшелчәләрдә. Ашап карыйм әле. Кара, кара чыннан да тәмле икән.

Әби керә. — Менә улым булдыргансың. Ашап та бетердеңме?

МАЛАЙ: Әйе, әбием.

ӘБИ: Менә, могҗиза. Хәзер үсәсең дә, үсәсең инде. Сәламәт булырсың.

Куян: Менә сезгә кызыл шар. Хәерле юл.

Гном: Сары шарны мин сезгә, уен уйнагач бирәм.

Уен » Нәрсә бу, әйт?» НАЗОВИ, ЧТО ЭТО?
Балалар түгәрәккә басалар. Гном тупны «яшелчә», «җиләк-җимеш». Тупны алган бала дөрес әйтмәсә,уеннан чыга.

Гном: Менә сезгә сары шар. Хәерле юл

Төлке : Кызгылтсары шар белән каршы ала.
Уен «Нәрсә җитми?» ЧЕГО НЕ ХВАТАЕТ?

3 рәткә яшелчә рәсемнәре куела.Берсен каплап, «нәрсә җитми?»- дип сорарга

Төлке: Менә сезгә кызгылтсары шар. Хәерле юл

Керпе: Зәңгәр шарны мин уен уйнагач, бирәм.
«Паровоз» уены. ПАРОВОЗИК
Ике командага бүленеп, гөмбәләре ташырга кирәк.

Керпе: Менә сезгә зәңгәр шар. Хәерле юл.

Аю каршы ала.Яшел шар белән. Миңа биеп күрсәтегез әле.

Бию..

Аю: Менә сезгә яшел шар. Хәерле юл

Ал. баручы: Безнең шарлар җыелып бетте. Хәзер без көзне табарбыз.

Әйдәгез әле балалар, Сөмбеләне чакырыйк әле.

-Сөмбелә, сөмбелә.

(Көй яңгырый Сөмбелә керә.)

Исәнмесез, дусларым,

Балаларым, матурларым.

Чакырдыгыз, ишеттем.

Ашыгып килеп җиттем.

Тәрбияче : Рәхим ит, әйдә, Алтын Көз,

Тансык кунак син безгә

Уйна, бие, күңел ач,

Балалар: Исәнмесез!

Көз,көз әйт әле

— Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә :-Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

— Көз,көз әйт әле

— Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә: — Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы —суык көннәр бар.

— Көз,көз әйт әле

Сөмбелә :— Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә сары,кызыл

Алтын ,матур төсләр бар.

Алып баручы: Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул»Сөмбелә!«

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек «Сөмбелә».

Сөмбелә: Мин алтын көз. Сезгә көзге бүләкләр китердем. Балалар, бик зур рәхмәт сезгә. Сезнең уеннарыгыз, җырларыгыз миңа көч бирде. Хәзер инде сез миңа, көзне ничек яратуыгызны күрсәтегез.

Балалар «Яфрак яңгыры» җырын җырлыйлар
Сөмбелә: Аю алып кил әле безнең бүләкне.
Аю капчыкны алып килә, аның эчендә шишкалар була.

Сөмбелә: Аю нәрсә бу? Кайда, безнең капчык?

Аю китә. Шулвакыт төлке кычкыра.
Төлке: Аю китмә, хәзер мин үземнең ялгышымны төзәтәм!
Төлке «тылсымлы таяк» белән тылсымлый. Капчыкны ача. Аның эчендә алма була.

Алып баручы: Шатлык булып бүлмәбезне

Гөлгә күмә Сәмбелә,

Саубуллашу җырына

Син дә кушыл, Сөмбелә!

Сау бул, Сөмбелә! Киләсе көздә сине көтеп калабыз!

Автор: Исакаева Рамзиля Фаиловна
Должность: воспитатель
Место работы: МБДОУ №5 «Зоренька»
Месторасположение: г. Мензелинск Республика Татарстан



Опубликовано в разделах:



Facebook
Twitter
VK
OK
WhatsApp


Оставьте комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *